Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов үзенең эш көне нәрсәдән башлануы турында сөйләде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның иртәсе физик күнегүләрдән һәм республика телеканалларындагы программалардан башлана.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, аның эш көне гадәттә иртәнге сәгать 5тә башлана. Бу хакта ул кичә журналистларга "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә булганда сөйләде.

"Иртән торам, физкультура белән шөгыльләнгәндә "Мәйдан" яки ТНВны куям", – диде ул.

Шул ук вакытта ТР Президенты яңалыкларны гына карап калмый. Физик күнегүләр белән шөгыльләнгән вакытта аңа иртәнге "Башваткыч" ("Головоломка") программасын карау ошый, анда көйне белергә яки кроссвордлар чишәргә кирәк. Тапшыру иртәнге сәгать 5тә ТНВ телеканалында башлана.

Аннары Рөстәм Миңнеханов эшкә керешә. Һәр иртәдә ул эш кабинетыннан төшерелгән фото урнаштыра. Шулай итеп Президент Татарстан халкына хәерле иртә тели. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев