Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев алабугалыларны Сабантуй белән котлады

«Чәчү эшләрен уңышлы төгәлләгән авыл халкына фидакарь хезмәтләре һәм туган җирләре турында армый-талмый кайгыртулары өчен зур рәхмәт», диелә җитәкче котлавында. 

Хөрмәтле алабугалылар һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне милли бәйрәм — Сабантуй белән котлыйм! 
Елдан-ел Сабан бәйрәме ат чабышлары, батырларның кызу көрәшләре, күңел ачулары һәм кунакчыллыгы белән алабугалыларның күңелләрен яулый.
Безнең районда Сабантуй — ул муллык, байлык бәйрәме, ул төрле милләт һәм төрле яшьтәге кешеләр арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга, төрле мәдәниятләрне якынайтуга һәм баетуга омтылуда берләштерә.
Чәчү эшләрен уңышлы төгәлләгән авыл халкына фидакарь хезмәтләре һәм туган җирләре турында армый-талмый кайгыртулары өчен зур рәхмәт.
Бәйрәм барыбыз өчен дә күңелле, истә калырлык, шатлык белән тулы булуын телим. Сабантуй һәр йортка яхшы кәеф һәм яхшы хәбәрләр белән керсен, изге эшләргә һәм омтылышларга рухландырсын.
ТР Алабуга муниципаль районы башлыгы Р.М. Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев