Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев шәһәр киңәшмәсендә Алабуга спортчыларын бүләкләде

Бүләкләү гомумшәһәр планеркасы кысаларында узды.

Бүген Алабугада «эшлекле дүшәмбе» дә спортчыларны бүләкләү тантанасы узды. Спортчылар һәм аларның тренерлары район башлыгы Рөстәм Нуриев кулыннан грамоталар һәм медальләр алды. Андрей Бурдин, Никонов Никита, Белова Екатерина һәм аларның тренерлары Олег Разживин, Зилә Ситдыйкова һәм Әмир Сабиров бүләкләнде. Җитәкчеләре: тренерлар Ринат Сәлимуллин һәм Алинә Сәлимуллина. 

27-29 апрельдә Мәскәүдә пауэрлифтинг буенча «Мәскәү утлары» Бөтенроссия ярышлары узды. Безнең шәһәр данын КФУның Алабуга институты студенты, «Юность» спорт мәктәбе спортчысы Андрей Бурдин яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча ул 1 нче урынны алды һәм «спорт мастерлыгына кандидат» спорт разрядын үтәдеТренеры: Олег Разживин.

2 майда КФУның Алабуга институты студентлары, «Юность» спорт мәктәбе спортчылары пауэрлифтинг буенча «Удмуртия кубогы» Бөтенроссия турнирында катнашты. Алабуганы ике спортчы тәкъдим итте. Белова Екатерина яшүсмер кызлар арасында 52 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Никонов Никита 66 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны алды. Тренеры: Олег Разживин.

30 апрельдән 2 майга кадәр Казанда 2007-2009 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында тхэквандо буенча ТР Беренчелеге узды. Безнең шәһәр данын тренерлар Ринат Сәлимуллин һәм Алинә Сәлимуллина җитәкчелегендә 2нче номерлы спорт мәктәбенең биш спортчысы яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зилә Ситдыйкова һәм Әмир Сабиров беренче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев