Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев шәһәр урамнарындагы агач-чәчәкләргә су сибеп торырга кушты

Синоптиклар атна дәвамында эссе һава торышын фаразлый.

Алабуга районы башлыгы коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә агачларга һәм чәчәкләргә тәүлек буе су сибәргә кушты. Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, эссе һавада яшел үсентеләрне саклап калу мөһим. 

Синоптиклар бу атна дәвамында эссе һава торышын фаразлый. 

Исегезгә төшерәбез, быел Алабугада 200 мең чәчәк утырту планлаштырыла. Шәһәр проспектларында 86 вазон куелган һәм анда чәчәкләр утыртылган. Әлеге эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев