Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев социаль хезмәткәр көне уңаеннан бүләкләр тапшырды

Бүген «эшлекле дүшәмбе» бүләкләү белән башланды.

Шулай итеп, намуслы һәм мактауга лаек хезмәтләре өчен, һөнәри бәйрәм — социаль хезмәткәр көне уңаеннан «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Гөлчәчәк Саттарова, «Алабуга районындагы республика матди ярдәм үзәге» дәүләт казна учреждениесенең 19 нчы бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Алисә Алеева, Алабуга психоневрология интернаты нянясы Надежда Фроловага Алабуга районы башлыгының Мактау грамоталарын тапшырдылар. 

Алабуга психоневрология интернатының персонал буенча белгече Светлана Заһидуллина, «Ышаныч» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Елена Большакова, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының шәфкать туташы Гүзәл Гыйльмуллина Алабуга районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев