Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев укучыларга стипендияләр тапшырды

Төбәк һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләргә һәм призерларга Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев акчалата сертификатлар тапшырды.

Бүген гомумшәһәр планеркасында мәктәп укучыларына Алабуга районы башлыгы стипендиясен тапшыру тантанасы булды. Сертификатларны район башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды. 

5 000 сумлык сертификат 4нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы, инглиз теле буенча «Олимпка юл» («Путь к Олимпу») республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры Денисенко Алинага тапшырылды.

5 000 сумлык сертификатларны 10нчы урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Алена Левенкова, химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры һәм рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус телле укучылары өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры, 9 нчы урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Азалия Хәкимуллина алды, физика буенча «Олимпка юл» республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призеры һәм рус телендә белем бирүче татар мәктәпләре укучылары өчен татар һәм татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры. 

9 нчы урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Лев Кузнецовка 7 000 һәм 5 000 сумлык сертификатлар тапшырылды. 

10 000 сумлык сертификат белән 9 нчы урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы, география фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы призеры Тимофей Шорин бүләкләнде.

4 нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы, физик культура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призеры Арина Аникина 10 000 сумлык сертификат алды. 

10 000 сумлык сертификат белән шулай ук 1 нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы, тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы призеры Булат Гыйльметдиновны да бүләкләделәр.

Район башлыгы 10 нчы урта мәктәпнең 10 сыйныф укучысы, биология фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында җиңүче Анастасия Исаевага 15 000 сумлык сертификат тапшырды.

10 нчы урта мәктәпнең 8 сыйныф укучысы, татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиада призеры Рәзилә Әхмәдиева 15 000 сумлык сертификат алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев