Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев ветеран гаиләсенең кайгысын уртаклашты

Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрәкыйп Мөбәрәкшин вафат булды.

Рөстәм Нуриев сугыш ветераны Рәкыйп Мөбәрәкшин вафат булу сәбәпле аның туганнарының кайгысын уртаклашты.
Бөек Ватан сугышы ветераны, җирле ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының элеккеге рәисе, районда ветераннар хәрәкәте һәм хәрби-патриотик эш үсешенә зур өлеш керткән мөхтәрәм алабугалы Мөбарәкшин Габдрәкыйп Мөбәрәк улы вафат булды.
«Рәкыйп Мөбәрәк улың барлык туганнарының һәм якыннарының ихлас күңелдән кайгыларын уртаклашам. Габдрәкыйп Мөбәрәк улы турында якты истәлек аны белгән һәм яраткан һәркем күңелендә мәңгегә сакланыр», — дип белдерде Алабуга муниципаль районы житәкчесе Рөстәм Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев