Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сабантуй быел онлайн-режимда уза

Ул ТНВ каналында трансляцияләнәчәк.

Шул уңайдан телеканал үзенчәлекле телемарафон әзерләгән.
Марафон иртәнге сәгать 7дә «Sиңа Mиннән Sәлам» программасында котлаулардан башланачак. Ул көн дәвамында барачак. 
11:30 сәгатьтә «Татарлар» программасында бөтен Россия һәм бөтендөнья буйлап алдагы елларда узган Сабантуйлар күрсәтеләчәк.
12:00 сәгатьтә Мәдәният институты ЮХИДИ белән берлектә бәйрәм концерты күрсәтәчәк. 
14:30 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Татарстанның Азнакай районында алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәме булачак.
15:00 сәгатьтә Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан ипподромында Сабантуй-2020 уңаеннан оештырган концерт күрсәтеләчәк.
17:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Самарада алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәме тәкъдим ителәчәк.
18:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Новосибирскида узган федераль Сабантуй — 2019 булачак.
20:30 сәгатьтә бәйрәм телемарафоны «Халкым минем» программасы кысаларында Эстониядә узган Европа-2019 Сабантуе белән тәмамланачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев