Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сабантуй сылуы-2017

2017 елның 29 июнендә 15.00 сәгатьтә шәһәр мәдәният сараенда "Сабантуй сылуы-2017" ачык муниципаль конкурсының сайлау туры була.

Конкурсның шартлары:

Конкурста 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге кызлар катнаша ала. Татар телендә сөйләшү зарури. Конкурс программасы өч биремнән тора:

- "Татар милли костюмында дефиле" - нәкъ менә татар милли костюмында булу мәҗбүри;

- "Иҗади номер" - катнашучылар бер концерт номеры күрсәтергә тиеш (җыр, бию, шигырь, музыка уен коралларында уйнау);

- "Татар милли ашы" - милли аш әзерләргә һәм аны матур итеп тәкъдим итәргә кирәк.

1 июльдә 13.00 сәгатьтә Сабан туе бәйрәме вакытында үзәк сәхнәдә конкурсның җиңүчеләрен (1, 2, 3 нче урыннар) бүләкләү булачак.

Җиңүче Сабан туе Батыры-2017 бүләкләүдә катнашачак.

Конкурста катнашыр өчен гаризалар 27 июньгә кадәр электрон почта: kultura.elabuga@tatar.ru, яки факс: 3-87-40, 3-83-79 аша кабул ителә.

Белешмәләр 3-83-79, 8-987-184-72-38 телефоннары буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев