Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Салават күпере» журналының октябрь чыгарылышы гадәти булмаган форма белән шаккатырды

Басманың концепциясен яңартканнан соң, журналның һәр саны уенчыкка охшаган.

Басма концепциясен яңартканнан соң, «Салават күпере» журналының һәр саны уенчыкка охшаган. Шушы көннәрдә укучыларга октябрь номеры тәкъдим ителде — ул транспорт чараларына багышланган һәм машина формасында башкарылган.
Журналны Тиз-тиз исемле машина турында әкият ачып җибәрә. Әкият сюжеты буенча Тиз-тиз кайчандыр матур һәм тиз йөрешле автомобиль булган. Хәзер Тиз-тиз гаражда тора һәм тышкы кыяфәтеннән ояла. Аның сәяхәте ни белән тәмамланачагын «Салават күпере» укучылары гына беләчәк.
Октябрь чыгарылышында кыска шигырьләр һәм кызыклы уеннар да урын алган. Алар сабыйларга транспорт чаралары турында күбрәк мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк. Һәр биттә үзенчәлекле QR-код урнаштырылган, аның буенча танып-белү һәм күңел ачу характерындагы видео карарга мөмкин.
Традиция буенча, журнал сюрприз әзерләгән — эченә салынган төсле кәгазьләр нәниләргә иҗат дөньясына чумарга ярдәм итәчәк. Журналның арткы тышлыгында «тылсымлы» буяу урнаштырылган. Махсус кушымтаны йөкләргә генә кирәк — картина җанланачак!
Кызыклы эшләнмәләр, уеннар, стикерлар, сюрпризлар һәм кыйммәтле призлар белән конкурслар — боларның барысын да «Салават күпере» журналы чыгарылышында табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев