Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Салым түләүчеләр өчен

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы 9нчы районара инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә.

"Ачык ишекләр көне" 29 октябрьдә, 18 һәм 19 ноябрьдә илнең барлык территориаль салым инспекцияләрендә:
- 29 октябрьдә - 8.00 - 15.00;
- 18 ноябрьдә - 8.00 - 20.00;
- 19 ноябрьдә - 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр булачак.
Чара кысаларында теләгән һәр кеше физик затлар милегенә, җир һәм транспортка салымның исәпләү тәртибен белә ала. Салым хезмәте белгечләре милек салымын кем һәм кайсы ара чигендә түләргә тиешлеге, анык муниципаль берләшмәдә нинди ставка һәм ташламалар кулланылуы турында аңлатачак һәм салым түләве буенча гражданнарның башка сорауларына җавап бирәчәк. Шулай ук теләгән һәркем Россия Федераль салым хезмәтенең "Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты" интернет-сервисында теркәләчәк.
"Ачык ишекләр көне"нә килгәндә, үзең белән шәхесне раслаучы документ булуы мөһим һәм (тору урыны буенча инспекциядән аермалы буларак, Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать иткәндә) физик затның исәпкә куелуы турында таныклыкның (исәпкә куелу турында белдерү кәгазенең) төп нөсхәсен яисә күчермәсен алып килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев