Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Салымнарны түләргә вакыт

Алабугада 13 сентябрьдән район бюджетына салым бурычларын киметү буенча җитәкчеләр, финанс палатасы, суд приставлары, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында оешкан штаб үз эшен башлады.

Ике ай эчендә генә дә 16 миллионнан артык брыч кайтарылган. Бу турыда районара салым инспекциясе җитәкчесенең урынбасары Рамил Карманов хәбәр итте. Аннан алдагы ике штаб утырышына чакырылган 43 әҗәтле кеше чакырылган булган, шуларның унысы бурычын түләгән, бюджетка 2 миллион сум акча кайтарылган.
8 ноябрьдә район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина җитәкчелегендә узган штаб утырышына бурычлары булган 20 кеше чакырылган иде. Кайберәүләр комиссиягә килергә теләмәгән күрәсең, әҗәтләрен түләп куйганнар. Берәүләре исә чакыруга бөтенләй килмәгән, ләкин алар үз хәлләрен катлауландыра гына, чөнки аларның чит илгә чыгу мөмкинлеген чикләүләре, эш хакыннан билгеле бер сумманы алып кала торган итүләре бар. Моннан тыш, физик һәм юридик затлар милексез калырга мөмин.
Суд приставларының Алабуга районы бүлеге өлкән суд приставы Ленар Нәҗметдинов сөйләвенчә, рейдлар − бурычлылар белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулы булып тора. Комиссия эше барышында 10 тапкыр рейдка чыкканнар, 265 мең сумлык милеккә арест салынган.
Рамилә Карманова сүзләренә караганда, бүгенге бурычларның күләме 110 миллион сумнан артып китә. Ел башыннан ул 12 процентка кимегән.
Исегезгә төшерәбез, 2015 ел өчен милек салымнарын 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев