Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сайлау участокларындагы фейкларны ижтимагый күзәтү үзәгендә тикшерәчәкләр

17-19 сентябрьдә Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көннәрендә Татарстанда ижтимагый күзәтү үзәге эшләячәк.

Татарстанда барлык 2,8 мең сайлау участогы да видеокамералар белән тәэмин ителгән. Алар 17-19 сентябрьдә узачак тавыш бирүне яздырып барачак.
Татарстанда иҗтимагый күзәтү үзәге эшләячәк. «Чиста сайлаулар өчен» корпусы» иҗтимагый хәрәкәте һәм «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе күзәтүчеләре участоклардагы камераларны күзәтеп торачак, хокук бозулар турында барлык хәбәрләрне тикшерәчәк. Бәйсез җәмәгать күзәтүчеләре Татарстанда барлык участокларда да булачак.
Сайлаулар вакытында видеотрансляциядән файдалану Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга сайлау хокукларын бозу турындагы шикаятьләргә оператив рәвештә җавап бирергә, сайлауларның үтә күренмәлелеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев