Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сентябрьнең икенче яртысында мәктәпләр ябылачакмы-юкмы икәнлеге билгеле булды

ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, мәктәп укучылары, өлкәннәр кебек үк, коронавирустан саклану өчен барлык саклык чараларын үти.

20 сентябрьдән соң Татарстанда мәктәпләрне ябу республика хакимиятенең планнарында юк. Бу хакта республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева әйтте, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

“Без куркынычсызлык чараларын үтәп эшне дәвам итәргә тиеш. Һәр сыйныф аңа билгеләнгән бер кабинетта гына утыра. Белем бирү учреждениесенә төрле вакытта килү каралган. Бу авыруларның кискен артуы булмасын өчен эшләнә”, – диде Фазлыева.

Исегезгә төшерәбез, мәктәпләр 1 сентябрьдә гадәти режимда эшли башлады, аларны ябу турында сүз бармый. Вице-премьер билгеләп үткәнчә, балалар барлык куркынычсызлык чараларын яхшы үти һәм хәтта өлкәннәрне дә өйрәтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев