Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сез безгә үрнәк

Узган атнада Өлкәннәр көне уңаеннан “Алабуга нуры”, “Новая Кама” газеталарында һәм “Алабуга яңалыклары”нда хезмәт куйган хезмәттәшләребез җыелды.

Бездә районыбыз газеталары редакциясендә һәм телекомпаниядә эшләп  лаеклы ялга чыккан өлкән буын кешеләрен чәй табынына чакыру кебек күркәм гадәт яшәп килә.

Шушы өлкәдә күп еллар хезмәт күрсәткән кадерле кунакларны “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы җитәкчесе, “Новая Кама” һәм “Алабуга нуры” газеталарының баш редакторы Сабина Качаева котлап, ихлас күңеленнән җылы теләкләрен юллады.

Ветераннарыбыз чәй өстәле артында борчу-мәшәкатьләрдән арынып, бер-берсе белән аралашты, газетада эшләгән елларын, хезмәттәшләрен сагынып искә алды, яңалыклар белән дә уртаклашты. “Алабуга нуры”нда күп еллар хезмәт куйган Зирәк апа Садыйкова, Роза апа Мөбарәкшина, Миңлеһөдә апа Хафизова килгән иде. Бүген дә алар газета битләрендәге бер язманы да калдырмыйча укып бара, шуңа да алар язмаларга карата фикерләрен белдереп, киңәш һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр. Миңлеһөдә апа соңгы хезмәт елларын телевидениеда эшләсә дә, вакыты булганда, редакциягә кереп, хәлне белмичә калмый.  

Очрашу ахырында, үзләрен зурлаган һәм бер-берсе белән очраштырган өчен зур рәхмәтләрен белдереп, киләчәктә дә очрашырга язсын дигән теләктә  калдылар. Бәйрәм уңаеннан һәммәсенә бүләк бирелде. Людмила Пахомова да редакциягә буш кул белән килмәгән. Ул истәлеккә Алабуга турында риваятьләр китабын калдырды.

Чара күңелдә уелып калган кызыклы хәлләр, хатирәләрне искә алу белән үрелеп барды. Бу мизгелләр күңелләргә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде, җанга җылылык өстәде. Матбугатыбызның яшәячәгенә өлкәннәрнең өмете нык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев