Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шагыйрь истәлегенә баш иеп…

Алабуга музей-тыюлыгы Марина Цветаева иҗатын яратучылар өчен бүләк әзерләде. Хәзер шәһәрнең әдәби музеенда яңа экспозиция эшли.

Реэкспозиция булдыру эшләре ярты ел дәвам итә. Монда дизайнерлар, рәссамнар, концептуалистлар һәм музей хезмәткәрләре катнаша. Яңа экспозиция авторы - ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабис Сәләхов. Музейны яңарту өчен 680 мең сум акча «Рәсәй мәдәнияте» федераль максатчан программа кысаларында бирелә.

Яңа экспозициядә Алабуга музей-тыюлык фондларыннан меңнән артык предмет күрергә була: бу - ФСБ документлары күчермәләре, Цветаева замандашларының портретлары, фоторәсемнәр, Алабуганың үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыручы картиналар. Цветаеваның конвертка салынган чәч бөтеркәсе, язу өчен блокнот һәм кәгазь, шагыйрь кулланган көмеш кашыклар, гаилә альбомыннан балачак, эмиграция һәм туган якка кайту периодларын сурәтләүче фотолар кебек мемориаль предметлар музейга кабатланмас төсмер бирә.

Шуларның уртасында - Марина Цветаева һәм Сергей Эфронның никахлашу фотосурәте, әлеге вакыйга нәкъ 100 ел элек, 1912 елның гыйнварында була.

Яңа экспозициядә тәкъдир ителгән тагын бер документ - 1941 елның октяберендә атарга хөкем ителүчеләр исемлеге. Исемлектә беренче булып Сергей Эфрон тора.

Фотосурәтләр, шәхси хатлардан һәм көндәлектән алынган өзекләр, Марина Цветаевага багышланган шигырьләр әлеге экспозициягә яңалык һәм җиңеллек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев