Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шимбә, 15 ноябрь көнне, Алабугада ярминкә сезоны ябылачак

Бу елда соңгы ярминкә "Мираж" сәүдә үзәге (4 нче мкр.) янында үткәрелә. Кышлык запас әзерләргә теләүчеләрне 9 сәгатькә чакыралар.

Ярминкәдә яшелчә, ит, сөт продуктлары, ярма, бал, бодай һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителә. Биредә шашлык ашарга һәм яңа пешкән коймаклар белән сыйланырга була.

Быелның соңгы көзге ярминкәсендә кунакларга Алабуганың халык коллективлары әзерләгән концерт программасы да күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев