Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәр прокуратурасы Алабуга предприятиеләрендә хезмәт шартларының куркынычсызлыгын тикшерде

Бу хакта ТР Прокуратурасы сайтында да хәбәр ителә.

Алабуга шәһәр прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе белгече катнашында, Хезмәтне саклау законнарын үтәү, эш бирүчеләр тарафыннан куркынычсыз хезмәт шартлары тәэмин итү буенча «Челтәр компаниясе» филиалы «Алабуга электр челтәрләре», «АйДжиЭс Агро», «П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» филиалларында тикшерүләр үткәрелде.

Тикшерү барышында «АйДжиЭс Агро» хезмәткәрләренең билгеләнгән тәртиптә укуларын һәм хезмәтне саклау таләпләрен белүләрен тикшермичә генә эшкә кертелүе ачыкланды. Шулай ук предприятиедә эш төрләре һәм һөнәрләр буенча хезмәтне саклау турында локаль инструкцияләр актуальләштерелмәгән. Моннан тыш, Алабуга шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Зүрия Мадюкова хәбәр иткәнчә, «АйДжиЭс Агро» эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләүне уздыру тәртибен бозу фактлары ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, шәһәр прокуратурасы тарафыннан җитәкче адресына закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде, шулай ук гаепле вазифаи затка карата Россия Федерациясенең административ хоку бозу кодексының 5.27.1 маддәсендәге 2, 3 өлешләрендә каралган административ хокук бозу турында ике эш кузгатылды. Прокурор реакциясе актлары карау стадиясендә.

Шундый ук хокук бозулар «Алабуга электр челтәрләре» "Челтәр компаниясе«ндә дә ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, шәһәр прокуратурасы «Алабуга электр челтәрләре» җитәкчесе адресына закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде, шулай ук гаепле вазыйфаи затка карата Россия Федерациясенең административ хоку бозу кодексының 5.27.1 маддәсендәге 2 өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Прокурор реакциясе актлары карау стадиясендә.

«П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» оешмасында хезмәтне саклау турындагы закон таләпләрен үтәүне тикшерү барышында операторга өзлексез пыяла җепселләре алу өчен өлешчә махсус кием бирмәү һәм аны эшкә чыгару факты билгеләнгән, бу РФ Хезмәт Кодексының 212 маддәсен бозу булып санала.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, шәһәр прокуратурасы «П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» җитәкчесе адресына закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде, аны карап тикшерү буенча өч вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев