Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов сорауларга җавап бирде

Кичә туры эфирда торак-коммуналь мәсьәләсенә кагылышлы "кайнар линия" үтте.

Бер сәгать дәвамында 3-31-78 телефонына алабугалылардан 13 шылтырату кабул ителде. Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов әйтүенчә, узган айда 14 кеше мөрәҗәгать иткән булган. Нигездә халык кайнар су юклыктан, юлларның начар булуыннан, балалар бакчасы җитмәүгә зарлана, ОДН һәм яңа микрорайоннарга газ кертү буенча да сораулар күп бирелә. Күптән түгел шәһәрдә территориаль җәмәгать үзидарәләре булдырылды, алар да үз чиратларында әлеге мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итә ала, дип искәртте район башлыгы. Алабугалыларның Геннадий Емельяновка нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүе турында газетаның җомга санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев