Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәрдәге үзгәрешләр

Алабуга муниципаль районы Советының олы залында егерме алтынчы шәһәр Советы сессиясе узды.

Депутатлар тарафыннан берничә сорау каралды. Көн тәртибе буенча башта башкарма комитетның яңа башлыгы кандидатурасын расладылар. Искә төшереп үтик, элек бу вазыйфаны Рамил Мәрданов башкара иде. Ул киткәннән соң, әлеге вазыйфаларны башкаручы Кирилл Мокшин булды. Утырышта депутатлар бертавыштан аны башкарма комитет җитәкчесе итеп  расладылар.  

Район башлыгы Геннадий Емельянов Кирилл Владимир улын яңа вазыйфасы белән котлады һәм аның биредә яңа кеше түгел икәнен искәртеп үтте. Шулай ук яңа башлыкка шәһәрне төзекләндерү өлкәсендә тәртип булдырырга кушты.  

Сессиядә быелга шәһәр бюджеты проекты үзгәрешләрен карап үттеләр. Финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыйкова шәһәр казнасының керем һәм чыгым өлешләрендәге төзәтмәләр турында сөйләде. Депутатлар,  аерым алганда, Алабугада җирдән файдалану һәм төзү эшләрен карап үтте һәм үзгәрешләр кертте. Аерым җир кишәрлекләренең билгеләнешләре үзгәртелде. Бу үзгәрешләр алдан каралып, быел май аенда узган ачык тыңлауларда хупланды. Хәзер алар шәһәр Советы сессиясе белән тулысынча беркетелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев