Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәрне кар каплады

5 еннән 6 декабрьгә каршы төндә 15 сантиметр калынлыкта кар төште.

Район башлыгы Геннадий Емельянов "эшлекле сишәмбе" вакытында "Шәһәр хуҗалыгы, төзекләндерү һәм Алабуга торак фонды идарәсе" МУП директоры Алексей Фертка һәм идарәче компания җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, аларның каланы кардан чистарту бурычын үти алмауларын белдерде. Алексей Ферт сүзләренә караганда, бу эшкә 13 берәмлек техника чыккан һәм 30 кеше җәлеп ителгән, аларга ярдәмгә, өстәмә рәвештә 10 юл эшчесе җибәрелгән. Компанияләрнең идарәчеләре кардан чистарту иртәнге сәгать сигездән башлана, дип сөйләделәр, чөнки аннан да иртә чыккан очракта, йорт ишеггалларында куелган автомобильләр комачаулый. Әмма мондый аңлатма Геннадий Емельяновны канәгатьләндермәде.
- Сез карны юл кырыйларын күмеп чистартасыз. Юлларны кырларына кадәр чистартырга кирәк, минем шундый таләбем булганын беләсез. Сезнең берни дә үзгәрми. Шәхси йортлар янындагы карны юл кырыена эттерәсез. Ишегалларына керү юлын биклисез, анда яшәүчеләр чыга да, карны яңадан юлга ыргыта.
Билгеле, карны шәһәрдән чыгарырга кирәк. Кыш башланганчы ук, район башлыгы транспортир тасмасын җыю өчен "тещины руки" дип аталган җайланмадан файдаланырга кушкан булган. "Үз бурычларыгызны үтәгез!" - дип тәмамлады сүзен Геннадий Емельянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев