Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шүрнәктә яңа медпункт ачылды

Район авылларында фельдшер-акушерлык пунктларын төзү дәвам итә. Кичә Олы Шүрнәк авылында өр-яңа ФАП куллануга тапшырылды.

Ачылу тантанасына авыл халкы күп җыелды. Шулай булмый ни: күбесенчә пенсионерлар яшәгән авыл өчен бу бик әһәмиятле вакыйга. Эш урыннарының яңаруына медиклар үзләре дә шат. Олы Шүрнәк авылының медпункт мөдире Елена Каишева авылда менә инде 29 ел эшли. Электр плитәләрендә шприцларны кайнаткан, мичкә утын ягып җылыткан чакларны ул яхшы хәтерли.

- Иске бинада су да, канализация да юк иде. Газ кергәннән соң анда да хәлләр яхшырды, тик бүгенге шартлар белән чагыштырырлык түгел барыбер. Хәзер монда эш өчен кирәкле бар нәрсә: заманча җиһазлар да, медицина кирәк-яраклары да, гомумән, барысы да бар. Мин бик шат.

Иске медпункт 2002 елда көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты итеп төзелгән бинада урнашкан булган.

Хәзер инде иске бина белән яңаны чагыштырып карар өчен ерак барасы да юк: нәкъ аның каршында- юл аркылы - өр-яңа пункт балкып тора.

2012 елдан башлап Алабуга районында 14 ФАП төзекләндерелде, 5се ачылды. Олы Шүрнәктә ачылган медпункт - алтынчысы.

- Бүгенге көндә авылларга күп игътибар бирелә: ФАПлар, клуб һәм күп функцияле үзәкләр, юллар төзелә. Авылларда тормыш өчен шартлар булдырыла. Төзелгән медпунктның бәясе 2,4 миллион сум, шуларның 350 мең сумы инженерлык коммуникацияләрен монтажлауга һәм тирә-як территорияне төзекләндерүгә җирле казнадан, калганы - республика бюджетыннан бирелде. Киләчәктә төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк, тик күп нәрсә авыл халкының үзеннән тора, аларга боларның барысын сакларга кирәк булачак, - диде Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина.

Бу ел ахырына кадәр тагын өч объект тапшырылачак: Яковлево авылында күп функцияле үзәк составында фельдшер-акушерлык пунктын төзү эшләре тәмамланып килә, медицина шәһәрчеге территориясендә модульле патолого-анатомик корпус төзү, шәһәрнең 4 нче микрорайонында гомум практика табиблары офислары өчен мәйданчыкны төзекләндерү кебек эшләр каралган. Бу эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк: Котловкада яңа ФАП ачылачак, ә Ядегәр һәм Тарловка медпунктларына ремонт ясалыр дип көтелә. Авыл җирләрендә фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм яңарту эшләре федераль программа буенча үткәрелә. Әлеге программаларда катнашу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме һәм район башлыгы Геннадий Емельянов алып барган актив эш нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Бүген авылда 400дән артык кеше яши, медпунктка көн саен 10-12 кеше мөрәҗәгать итә. Биредә беренче ярдәм күрсәтеләчәк, булачак әниләр күзәтеләчәк, прививкалар ясалачак. Фельдшерлар тар специалистларда исәптә торучы пациентларны күзәтеп, авыл халкына диспансеризация үтүдә дә ярдәм күрсәтәчәк.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев