Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Штраф түләмәгән өчен җәза

Алабуга полициясе административ хокук бозулар өчен штрафларны вакытында түләү кирәклеген искә төшерә.

Һәр закон бозу административ санкцияләрне күздә тота, шул исәптән административ штраф рәвешендә дә. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан административ штрафларны вакытында түләмәүче машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән рейдлар даими үткәрелә.

2019 елның 1 сентябреннән алып 15 сентябренә кадәр Алабуга районының 28 гражданына карата административ материаллар төзелде, алар административ штрафны законда каралган срокта түләмәгәннәр. Барысы да икеләтә күләмдә штраф түләячәк.

Алабугалыларга тагын бер кат исләренә төшерәбез: әгәр гражданин үзенә билгеләнгән административ штрафны ике ай эчендә түләмәсә, полиция хезмәткәрләре аңа РФ КоАП 20.25 ст. буенча беркетмә төзергә хокуклы. Әлеге статьяның санкцияләре түләнмәгән административ штраф суммасыннан икеләтә күләмдә, яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну һәм мәҗбүри эшләрне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев