Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Соңгы тәүлектә Алабугада тагын бер коронавирус белән авыру очрагы ачыкланган

12 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 3823 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 49 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
14 кеше хастаханәләргә озатылган, 35 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның 48е авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 6 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 18 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 9 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 12 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган. 
География: 
Казан — 22
Яр Чаллы — 14
Әлмәт — 2
Әтнә районы — 2
Биектау — 1
Алабуга — 1
Яшел Үзән — 2
Түбән Кама — 1
Нурлат — 1
Чирмешән — 3
12 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 3823 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 21 кеше савыккан. 
фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев