Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Соңгы тәүлектә Алабугада тагын ике коронавирус белән авыру очрагы ачыкланган

14 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 3914 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 46 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
19 кеше хастаханәләргә озатылган, 27 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның 45е авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 1 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 16 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 9 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 14 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 5 очрак, 80нән 90 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
География :
Казан — 18
Яр Чаллы — 11
Әлмәт — 1
Арча — 1
Биектау — 1
Алабуга — 2
Яшел Үзән — 2
Кайбыч — 1
Лаеш — 1
Түбән Кама — 1
Нурлат — 1
Питрәч — 1
Саба — 1
Тәтеш — 1
Тукай районы — 1
Чирмешән — 2.
14 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 3914 очрагы теркәлгән. 
фото:pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев