Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Социаль түләүләр артты

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 февральдән социаль түләүләр артты.

Көтелгән 3,7 процент урынына алар 4,9 процентка индексацияләнгән. Бу хакта Пенсия фондының Алабуга идарәсе җитәкчесе Елена Глинская хәбәр итте. Бу үзгәреш ай саен акчалата түләүләр алучыларга кагыла. Бу — Татарстанда яшәүче 327 мең 791 кеше. Аларга инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиация йогынтысына дучар булган затлар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары керә. Индексация күләме 2020 ел өчен инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнгән.

Моннан тыш, социаль хезмәтләр җыелмасы да шулай ук 4,9 процентка индексацияләнә. Закон буенча ул бер тапкыр бирелә торган акчаны алучыларның барысына да тиеш, ул хезмәт күрсәтү рәвешендә яки акчалата бирелергә мөмкин. Җыелманың бәясе аена 1 мең 211 сум 66 тиенгә кадәр арткан:
дарулар, медицина эшләнмәләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау туклануы (акчалата эквивалент — аена 933,25 сум),
төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юллама (акчалата эквивалент — аена 144,37 сум),
шәһәр яны тимер юл транспортында яки дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрү (акчалата эквивалент — аена 134,04 сум).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев