Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Спас ярминкәсе барышында «ВДОХновение» автор җыры фестивале быел 20нче тапкыр үткәрелде

Анда Алабуга һәм башка шәһәрләрдән 25 башкаручы җыелган иде.

Башта Александр бакчасында сайлау туры булды. Әлмәттән килгән Сергей Максимов әлеге иҗади очрашуда беренче мәртәбә катнашты.
− Биредә искитмәле: гүзәл мохит, бик күп кеше. Яңа танышларым бар хәзер, − диде ул.
Фестиваль кичен ярминкәнең төп сәхнәсендә дәвам итте. Биредә бәйгедә катнашучылар гына түгел, үткән еллардагы лауреатлар да чыгыш ясады. Быелгы фестивальдә Чистай кунагы Таһир Мөхәммәтов җиңде. Үз җырларын үзе башкаручы буларак, ул — бөтен ил һәм республика күләмендә уздырылган фестивальләрдә, конкурсларда күп тапкырлар җиңү яулаган, лауреат булган кеше. 
− Фестивальнең тарихы күптәннән килә, анда катнашучыларны һәм оештыручыларның күбесен шәхсән беләм. Мин − үзлегемнән өйрәнүче. Беренче уен коралым бас-гитара иде, аннары − соло-гитара. Армия хезмәтеннән кайткач, очраклы гына Идел буе фестиваленә эләктем. Соңрак үзем дә җырлар яза башладым, − ди җиңүче.
Әйтүенчә, аның җырлары мәхәббәткә, кавемгә, яшәү турында уйлануларга багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев