Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Спас ярминкәсе кысаларында ел саен Нәсел утарлары фестивале уздырыла

Биредә алар үзара аралашып, концертлар куя, осталык дәресләре оештыра, кунакларны каршылап, аларга үзләре җитештергән әйберләрне тәкъдим итә.

Кагыйдә буларак, әлеге фестивальдә катнашучылар Тойма елгасының матур яр буенда урнаша. Биредә алар үзара аралашып, концертлар куя, осталык дәресләре оештыра, кунакларны каршылап, аларга үзләре җитештергән әйберләрне тәкъдим итә. Шунда ук утар вәкилләре белән җылы әңгәмә вакытында үлән чәен авыз итәргә була. Быел мондагы утарлар саны алты, һәм алар безнең районныкы гына түгел. 
Гөлназ һәм Алмаз Зариповларның күп балалы гаиләсе Удмуртиядән — Рус Сарамагы нәсел утарыннан килгән. Аларның утары «Бәхет» дип атала. Гөлназ әйтүенчә, бу атама түгел, аларның күңел халәте. 
Утарда 22 гаилә яши. Аларның күбесе күп балалы. Биредә балаларның табигый шартларда үсүенә, сәламәт туклануга, тумыштан уңай һәм иҗади мәгълүмат сеңдерүгә зур игътибар бирелә. Гөлназ балаларын өйдә тудырган, аңа ире булышкан.
Зариповлар Спас ярминкәсенә ел да үзләренең балын алып килә. 
− Ирем нәселдән умартачы. Балалар белән без дә тик утырмыйбыз, яздан үләннәр җыябыз, кура җиләге, чия, сырганак яфракларыннан чәйләр җыябыз.
Рус Сарамагы утары 15 елдан артык яши. Шул арада биредә балалар бакчалары барлыкка килгән. Элек бу урында шул исемдәге авыл булган, анда торучылар таралып беткән. Хәзер биредә йортлар төзелә, кырлар эшкәртелә, утардагылар сүзенә караганда, барысы да кулдан эшләнелә. Хатын-кызлар бала тәрбияли, йортны карый, тукый, чигә, бәйли, үләннәр хәзерли, өй ипие пешерә; үзләре теккән һәм бизәгән озын күлмәкләрдән йөри. 
− Бәйрәм һәм йолаларны торгызабыз — мәсәлән, көзен күп күләмдә кәбестә тозлыйбыз, балаларга хуҗалык итү күнекмәләрен тапшырабыз. Кәбестәне соңыннан бар кешегә бүләбез, кыш буе ашыйбыз, — ди алар.
Янәшәдә генә Черенга авылыннан килүчеләр урнашкан. Алар 80 утарны берләштерә. Ярминкәгә ел саен тукылган әйберләр китерәләр, алар матур булудан тыш, кешене һәм нәселне саклау чарасы да. 
− Мондый саклагычлар һәркемгә кирәк, чөнки кешеләр башкаларның тискәре тәэсиреннән үзләрен яклый белми. Мин үзем тукучылык белән шөгыльләнәм һәм саклагыч эшләнмәләр ясыйм, − ди Сәйлән Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев