Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Спас ярминкәсе программасы

Бүген Алабугада Спас ярминкәсе башланды. Быел бәйрәмдә катнашучы осталар саны узган ел белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк. Ярминкәгә килүчеләр саны буенча да рекордлы ел булыр дип көтелә.

Алабугада Спас ярминкәсе җиденче ел рәттән үткәрелә. Шишкин буалары җирлеге өч көнгә Рәсәй халык кәсепчелеге үзәгенә әвереләчәк.

Оештыручылар әйтүләренчә, быел ярминкәгә 120 мең кеше килер дип көтелә (узган елда 100 мең кеше булган).

Шәһәргә килгән осталар инде кичә үк чатырларын кора башлады, бүген исә мәйданда иртән-иртүк кызу сәүдә гөрли. Быел ярминкәгә Рәсәй һәм БДБ илләренең төрле почмакларыннан 1050 останың килүе көтелә (узган елда 690 оста катнашкан). Биредә бизәнү әйберләре, милли һәм модельле киемнәр, йон, агач, тукыма, керамика, гжель, тире эшләнмәләре, курчаклар һәм чокып ясалган, тимердән челтәрләп ясалган, кайры, пыяладан ясалган әйберләр һәм башкалар тәкъдим ителә.

Быел "Осталар шәһәрчеге" аерым интерактив зонага урнашкан - Спас ярминкәсенең быелгы яңалыгы да әнә шунда. Иң яхшы халык осталары оештырган күптөрле мастер-классларда һәркем үзен һөнәрче ролендә сынап карый алачак.

Шишкин буаларында сәүдә рәтләре 3 августка кадәр эшли.

Бәйрәм программасы

Беренче көн

12.00-22.00

Спас ярминкәсе эше (Шишкин буалары).

12.00-22.00

"Осталар шәһәре"ндә интерактив мастер-класслар.

12.00-20.00

"Чегән таборы", "Сәүдәгәр салоны", "Карло Әти театры", "Музыка балаганчыгы", "Җанланган сурәтләр" интерактив мәйданчыклары эше.

12.00-20.00

Спорт шәһәрчеге эше.

13.00-14.00

Спас ярминкәсе һәм Чаң чыңы ("Колокольный звон") фестивален ачу.

12.00-20.00

Карусельле, батутлы, машина һәм паровозчыклы балалар мәйданчыгы эше.

12.00-22.00

Авыл йортлары, авыл базары эше.

12.00-22.00

Россиянең нәсел утарларыннан бал сату-күргәзмәсе.

12.00-22.00

Концерт программасы. Спас ярминкәсенең төп сәхнәсендә фольклор коллективлар, мультиинструмент музыкантлар һәм чаң сугучылар чыгышы.

16.30-22.00

Спас соборы янында һәм ярминкәнең төп сәхнәсендә Чаң чыңы фестивалендә катнашучылар чыгышы.

Икенче көн

9.00-22.00

Спас ярминкәсе эше, чаң сугучылар - Чаң чыңы фестивалендә катнашучылар чыгышы.

9.00-19.00

"Осталар шәһәре"ндә интерактив мастер-класслар.

12.00-20.00

"Чегән таборы", "Сәүдәгәр салоны", "Карло Әти театры", "Музыка балаганчыгы", "Җанланган сурәтләр" интерактив мәйданчыклары эше.

9.00-22.00

Концерт программасы. Спас ярминкәсенең төп сәхнәсендә фольклор коллективлар, мультиинструмент музыкачылар һәм чаң сугучылар чыгышы.

9.00-19.00

Спас ярминкәсе кысаларында Александр бакчасында "ВДОХновение" XIV автор җыры фестивале.

9.00-19.00

Авыл йорты ишегаллары, авыл базары эше.

9.00-22.00

Россиянең нәселле утарларыннан бал сату-күргәзмәсе.

9.00-20.00

Спорт шәһәрчеге эше.

9.00-20.00

Карусельле, батутлы, машина һәм паровозчыклы балалар мәйданчыгы эше.

10.00-12.00

Авыл йортында "Яңа Кама" һәм "Алабуга нуры" газетасыннан "Суган фестивале".

13.00-15.00

Спас соборы янында Чаң чыңы фестивалендә катнашучыларның чың концерты.

15.00-16.00

Төп сәхнәдә "Спас туташы" шәһәр конкурсы.

15.00-18.00

"Түгәрәк өстәл": "Россия Федерациясендәге кулланма иҗат, халык һөнәрләре, традициячел сәнгать кәсепләрен таратуда алым һәм ысулларның күп төрлелеге". (Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге Көмеш гасыр китапханәсе, Казан урамы, 59).

19.00-22.00

Төп сәхнәдә "ВДОХновение" XIV автор җыры фестивалендә җиңүчеләр концерты

22.00-1.00

Ярминкә учагы.

Өченче көн

9.00-19.00

Спас ярминкәсе эше, чаң сугучылар - Чаң чыңы фестивалендә катнашучылар чыгышы.

9.00-19.00

"Осталар шәһәре"ндә интерактив мастер-класслар.

12.00-19.00

"Чегән таборы", "Сәүдәгәр салоны", "Карло Әти театры", "Музыка балаганчыгы", "Җанланган сурәтләр" интерактив мәйданчыклары эше.

9.00-19.00

Концерт программасы. Спас ярминкәсенең төп сәхнәсендә фольклор коллективлар, мультиинструмент музыкантлар һәм чаң сугучылар чыгышы.

9.00-19.00

Авыл йортлары, авыл базары эше.

9.00-19.00

Россиянең нәселле утарларыннан бал сату-күргәзмәсе.

9.00-19.00

Спорт шәһәрчеге эше.

9.00-19.00

Карусельле, батутлы, машина һәм паровозчыклы балалар мәйданчыгы эше.

11.00-13.00

Спас соборы янында Чаң чыңы фестивалендә катнашучылар концерты. Чаң чыңы фестивалендә катнашучыларга дипломнар тапшыру.

16.00-17.00

Гамәлгә куючылар, оештыручылар һәм мактаулы кунаклар катнашында Бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм Чаң чыңы фестивален йомгаклау тантанасы. Катнашучыларга дипломнар, бүләкләр тапшыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев