Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Спас ярминкәсенә Воткинскидан килгән һөнәр ияләре пыяладан матур эшләнмәләр ясый

Осталар моның өчен Америкадан китерелгән махсус пыяла куллана.

Воткинскидан килгән осталар төсле пыяладан витраж, открытка, картина һәм башка әйберләр ясый торган яңа ысул үзләштергән. 
Пыяланы эретеп ябыштыру ярдәмендә иҗат җимешләре тудыру, сәнгать теле белән әйткәндә, фьюзинг дип атала. Әлеге осталар алып килгән панно, витраж, картиналарны күреп таң каласың, әйтерсең, алар кыйммәтле ташлардан ясалган. 
— Без пыяла кыйпылчыгыннан кечкенә мозаика ясыйбыз һәм ул якынча 700 градус температурада кыздырыла. Әлеге ысул пыяланың махсус мичтә зур температурада эрүенә нигезләнгән. Берничә сәгатьтән соң үзенчәлекле рәсем төшерелгән иҗат җимеше килеп чыга, — ди пыялага җан өрүче Наталья Кузнецова.
Осталар моның өчен Америкадан китерелгән махсус пыяла куллана, чөнки Россиядә бу эш өчен туры килгән чимал җитештерелми диярлек.
Традицион витражлы тәрәзәләр ясаганда, төсле пыяла кисәкләрен ян-якларыннан бер-берсенә ябыштыралар икән. Ә фьюзинг технологиясе буенча витражлар ясаганда, төрле төстәге пыялаларны берсе өстенә берсен куеп, кайнар мичтә яндыралар, шулай итеп, алар эреп ябыша, витражның өсте дә кабарынкы чыга.
Үзенчәлекле һөнәр үзләштерүчеләр әйтүенчә, алар берничә ел элек Спас ярминкәсенә килгән булган, әмма катнашучы буларак түгел. Алар ул вакытта бирегә осталар буларак киләчәкләрен күз алдына да китермәгән булган.
− Шулай итеп, без берничә ел элек витражлар белән шөгыльләнә башладык, үз остаханәбезне булдырдык. Үз эшләребезне башкаларга тәкъдим итү өчен, ярминкәдә катнашырга уйладык. Эшләребез үзенчәлекле һәм кабатланмас, менә дигән бүләк! — диде Ольга Кузнецова. 
Алла Шикалова билгеләп үткәнчә, алар пыялаларга яңа сулыш өрә, аның бер кыйпылчыгы да әрәмгә китми.
— Бу һөнәрне үзләштерергә теләүчеләр остаханәбезгә килеп мастер-класс үтә ала. Шулай ук ватылган савыт-сабаны реставрацияләү серләре белән уртаклашабыз. Ул яңасына караганда да үзенчәлекле булачак, — ди осталар. 
Шулай итеп, көндәлек тормышта кыйммәтен югалта барган гади пыяладан да кабатланмас сәнгать әсәрләре тудырырга мөмкин икән. Иң мөһиме — күңел биреп эшләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев