Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Стандартка туры килмәгән 40лап тарих дәреслеге мәктәп программасыннан алынган

Мәгариф министры Ольга Васильева исемлеккә яңа эшләнгән 14 әсбап кертелүен җиткергән.

Мәгариф министры Ольга Васильева исемлеккә яңа эшләнгән 14 әсбап кертелүен җиткергән. Тарихи-мәдәни стандарт буенча тикшерү үткәрелгәннән соң, Россия тарих җәмгяте кул астында эшләнгән дүрт дистәләп китап мәктәп программасыннан алынган. Бу хакта Россия тарих җәмгыяте гомуми җыелышында Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

"Россия тарихы буенча федераль исемлектә булган барлык дәреслекләргә концепциягә туры килүе буенча бәя бирелде. Нәтиҗәдә,тарихи-мәдәни стандарт концепциясенә туры килмәгән 38 дәреслек мәктәп программасыннан алынды", дигән Васильева.

Мәгариф министры Ольга Васильева исемлеккә яңа эшләнгән 14 әсбап кертелүен, укучылар яңа уку елын шулар нигезендә башлаячагын өстәп әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев