Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сугыш чоры хатлары

Алабугалыларны "1941-1945 еллардагы сугыш хатлары" чарасына катнашырга чакыралар.

Хәзерге вакытта сугыш чорындагы 65 хатның күчермәсе ТР Милли архивына җибәрелгән. Хатлар электрон рәвештә архив порталында урнашачак.

- Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнары истәлеген мәңгеләштерергә теләге булган һәркем бу акциядә катнаша ала. Моның өчен гаиләдә сакланып калган сугыш хатларын архив бүлегенә, Хәтер музеена, Үзәк китапханәгә тапшырырга кирәк. Кирәкле мәгълүмәтне 3-03-45 телефоны буенча белергә мөмкин, - ди райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова.

Кемдә истәлекләр, фоторәсемнәр, документлар сакланып калган, үз тарихларын ирекле бастыра ала. Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты сугыш чоры хатларын укуга мөмкинлек ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев