Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сугыш ветераны мыскыллаудан соң Алексей Навальныйны генерал Власов белән чагыштырган

Оппозициончы социаль челтәрләрдә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне хуплаучы Россия гражданнарын мыскыл иткән.

Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Латоха оппозициончы Алексей Навальныйны сугыш вакытында Гитлер Германиясе ягына чыккан генерал Андрей Власов белән чагыштырган. Видеомөрәҗәгать Алексей Навальныйның гаепләвенә җавап итеп яздырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Михаил Латоха үзенең мөрәҗәгатендә аны икенче Власов белән чагыштыра һәм аның кебекләрне сугыш вакытында юк итә идек ди. Шулай ук ул аның кебек кешене хәзерге Россия патриотларының берсе дә хупламаячак дип искәртә.
Элегрәк Алексей Навальный Twitter социаль челтәрләрендәге үз сәхифәсендә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне хуплап яздырылган видео геройларын «хыянәтчеләр» дип атаган. Видео геройлары арасында Бөек Ватан сугышы ветераны да булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев