Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Свердлау өлкәсенең Ветераннар делегациясе Алабугада булып китте

Алабуга белән озак еллар дустанә мөнәсәбәтләр саклаган оешма вәкилләренең бирегә беренче генә килүе түгел.

Җирле ветераннар аларны җылы каршы алды. Кочаклашып күрешкәннән соң, алар Хәтер мәйданында торган бюстлар алдына һәм Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салды. Ватанпәрвәрлек тәрбиясе дә онытылмады, ветераннар яшь армиячеләр белән очрашып, әңгәмә корды. 
− Россия Федерациясенең бар субъектлары белән дә диярлек дустанә мөнәсәбәтләр саклыйбыз. Безнең Красноярский ягында, Карелиядә, һәм, әлбәттә Татарстанда булган бар, − дип сөйли авиациянең отставкадагы генерал-майоры Юрий Судаков. 
Бу көнне делегациядәгеләр арасында 97 яшьлек Владимир Эккельман да бар иде, ул — Бөек Ватан сугышында катнашкан, үзенчәлекле язмышлы кеше, сугышка киткән алты туганның берсе. Җиңүдән соң Владимир Эккельман медицина институтында хирургка укыган һәм 85 яше тулганчы операцияләр ясаган. Хәзер җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә. 
− Егетләр, өйрәнегез, Ватанны сакларга һәм яратырга бабаларыгыздан үрнәк алыгыз. Сез бәхетле булсын өчен, алар башын салды, ата-аналарыгызны саклагыз, укыгыз, белем алу — камиллеккә юл ул. Илгә кирәкле һөнәрләр алыгыз, һәм бу сезгә уңыш китерер. Аллаһ сезгә сугышларны беркайчан да насыйп итмәсен. Бәхетле булыгыз, балалар, һәм минем тирәдәгеләрнең һәркайсына тыныч картлык, − дип теләде сугыш ветераны.
Шундый очрашулар вакытында, ветераннар төрле шәһәрләр белән танышып кына калмый, башка оешмалардагы хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша.
− Алабуга җире сезнең күңелләрдә матур кичерешләр калдырыр һәм Ветераннар Советындагы хезмәттәшләрегез белән нәтиҗәле эш мөмкинлеге булыр дип өметләнәбез. Бүген шулай ук безнең белән янәшә булмаганнарның истәлеген кадерли торган көн, − дип очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итте райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина.
Чара ахырында Алабуга районы Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов Хәтер мемориалы турында сөйләде, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев