Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Табиб-онколог Татарстанда күкрәк яман шешен дәвалау перспективалары турында сөйләде

Яман шешне дәвалауда кыенлык шунда ки, яман шеш күзәнәкләре — организмның үз күзәнәкләре

Республика клиник онкология диспансерының (РКОД) маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов Андрей Кузьмин белән әңгәмә барышында Татарстанда күкрәк яман шешен дәвалау перспективалары турында сөйләде. Бу хакта «Татар—информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

«Сөт бизе яман шешен дәвалауның киләчәге хирургиядән түгел, ә препаратлардан торадыр, мөгаен. Әгәр тенденцияне күзәтеп карасак, элек химиотерапия булган: тупас итеп әйткәндә, бу бөтен тиз бүленүче күзәнәкләрне үтергән дару. Авыруларның чәчләре коела, лейкоцитлары кими, чөнки алар шеш күзәнәкләре кебек тиз бүленә торган күзәнәкләргә карый», — дип белдерде медик.

Ачыкланганча, шеш күзәнәкләренең билгеле бер рецепторлары бар, хәзер бу рецепторларга юнәлдерелгән дарулар — таргет препаратлары уйлап табыла. Геннар дәрәҗәсендә эшли торган дарулар саны арта бара.

«Соңгы казаныш — шеш күзәнәкләре белән көрәшү өчен организмның үз күзәнәкләрен активлаштыра торган иммун терапиясе. Яман шешне дәвалауның төп проблемасы шунда ки, яман шеш күзәнәкләре — ул организмның үз күзәнәкләре», — дип билгеләп үтте Гыймранов.

Әңгәмәнең тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылган. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube ресурсындагы каналында карарга була.
Әңгәмәнең телевизион варианты «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта эфирга чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев