Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Табиб-травматолог: Таудан шуып уйнау балалар өчен әлегә куркыныч 

Гомуми травмаларның яртысыннан артыгын балалар урамда ала. 

Балалар гомуми җәрәхәтләрнең яртысыннан артыгын урамда ала. Табибка мөрәҗәгатьләрнең тагын 30-40 проценты көнкүреш травмалар белән бәйле, дип сөйләде ДРКБ травматология бүлеге мөдире, табиб-травматолог-ортопед Алексей Глушков. 
Табиб сүзләренчә, бүгенге көндә хастаханәдә сигез бала «умыртка баганасының компрессион сынуы» диагозы белән ята. Кар әлегә аз булу сәбәпле, таудан шуып уйнарга әле иртәрәк. 
Глушков фикеренчә, күпчелек очракта балаларның имгәнүендә әти-әниләр гаепле. Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләргә һәм аларга даими рәвештә күз-колак булып торырга кирәк, ди табиб.
Шулай ук кыш көннәрендә балалар мәйданчыкларында да игътибарлы булырга кирәк. Уен мәйданчыкларның күбесе тимердән ясалган. Алардан егылган бала нык имгәнергә, хәттә умырткасына зыян килергә мөмкин. Гадәттә, мондый травма катлаулы түгел, тик шулай да балага ел буена корсет киеп йөрергә туры киләчәк, дип аңлатты Алексей Глушков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев