Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Табиблар COVID-19 белән авырып терелүчеләрне кан тапшырырга чакыра

Татарстанда коронавирусны дәвалау өчен кан плазмасы җитми.

Табиблар COVID-19 белән авырып терелүчеләрне хәзер авыручыларга ярдәм итү өчен кан тапшырырга чакыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, Республика клиник хастаханәсенең терапевтик клиникасы шефы Диана Габделганиева белдергән.
«Сүз яңа коронавирус йогышын дәвалау турында барганда, бу инфекциядән интегүче пациентларга ярдәм итә ала торган теләсә нинди препаратлар бик мөһим», — дип ассызыклаган Диана Габделганиева.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының анестезиология-реаниматология буенча штаттан тыш баш белгече, Республика клиник хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация клиникасы шефы Айнагөл Баялиева бөтен республика буенча коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен плазма җитмәвен әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев