Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Табиев скверында сугышта һәлак булган язучылар һәм журналистларны искә алдылар

30 язучы һәм 22 журналист сугыштан туган ягына әйләнеп кайтмаган.

Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ТР Журналистлар берлеге белән бергә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«Идел-Пресс» бинасы янында урнашкан Фикрәт Табиев исемендәге скверда Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар һәм журналистлар истәлегенә агач утырттылар.
Акциядә ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, шулай ук «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов катнашты.


"Журналистлар һәрвакытта, хәтта сугыш елларында да алгы сызыкта булды. Безгә алга таба үсеп килүче буынга тапшыру өчен аларның якты истәлеген кадерләп сакларга кирәк",— дип саный Шамил Садыйков.
1941 елда Татарстаннан фронтка 53 язучы, шагыйрь һәм журналист киткән. Алар арасында Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Шәрәф Мөдәррис, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй һәм башкалар бар. 30 язучы һәм 22 журналист сугыштан туган ягына әйләнеп кайтмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев