Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тагын бер кечкенә алабугалының хыялы чынга ашты

Эльдар Абдуллаевның хыялы «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе ярдәмендә тормышка ашты.

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе ярдәмендә тагын бер яшь алабугалы — сәламәтлек ягыннан үзенчәлекләре булган сигез яшьлек Эльдар Абдуллаевның хыялы тормышка ашты.

«Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова исеменнән малайга кышкы чаңгы костюмын тапшырдылар. Бүләкне аңа «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Миңнечулпан Сафина бирде.

— Аның исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән бары тик сәламәтлек һәм бәхетле балачак телим. Әйләнә-тирәңдә яхшы кешеләр генә булсын. Һәрвакыттагыча, бүгенге кебек, синең хыяларың тормышка ашсын, — дип мөрәҗәгать итте Эльдарга Миңнечулпан Сафина.

Исегезгә төшерәбез, акция кысаларында теләкләр 2021 елның 28 февраленә кадәр тормышка ашырылачак. Акция традициягә әйләнде һәм быел инде өченче тапкыр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев