Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Талия Миңнуллина «KazanSummit»ның төп нәтиҗәләрен ясады

KazanSummit форумында быел 5 меңнән артык кеше офлайн катнашкан.

KazanSummit нәтиҗәләре һәм киләсе елга форумны үткәрү планнары турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде. 

Бу елда чара инде 12нче тапкыр үткәрелә. Һәм әлеге Kazansummitка 5 меңгә якын катнашучы җыелды. Миңнуллина билгеләп үткәнчә, узган елгыга караганда быел Форумда иң сыйфатлы состав булган.

Җитәкче әйтүенчә, KazanSummit ислам илләре белән Татарстан түгел, ә Россия регионнары эшли торган мәйданчык булды. Моңа кадәр алар катнашкан гына булса, хәзер алар актив эш башладылар. Алар очрашуларны билгели, бу мәйданчыкта бер фикергә киләләр һәм килешүләр төзергә әзер торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев