Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тарловка проблемалары хәл ителә башлады

Алабугада Тарловка поселогында килеп туган кыенлыкларны хәл итү буенча киңәшмә узды.

Очрашу вакытында район башлыгының урынбасары Олег Колпаков һәм ведомство кул астындагы структура җитәкчеләре нәрсәләр эшләнгән һәм тагын нинди мәсьәләләр калган, шул турыда фикер алыштылар. Шундый сөйләшүләр беренче генә тапкыр түгел инде, һәм шул арада чыннан да башкарылган гамәлләр аз түгел.

Беренче очрашуларның берсендә биредә яшәүчеләр үзләренең ризасызлыкларын белдергән иде, әлеге сораулар 50дән артык, һәм хәзер район җитәкчелеге планлы рәвештә шуларны чишәргә тырыша.

Авыл кешеләре әйтүенчә, Санатор урамын яктырту зур проблема булган. Алар ут баганаларын алыштыруларын сорады. Нәтиҗәдә, кыска вакыт эчендә урам яктыртыла башлады. Соңгы очрашу барышында мәктәп янына өстәмә яктырткыч куюларын үтенделәр. Ничә багана куярга кирәклеген Тарловка вәкиле әйтеп бирә алмады, шуңа күрә тиешле саннарны белү өчен, поселокка белгеч җибәрергә булдылар.

Юллар темасына да кагылдылар. Тарловкада көтелгән чокырларны ямау эшен киләсе елдан башлаячаклар. Алабугага кадәр өстәмә автобус рейсын яңа уку елы башлану белән, сентябрьдән җибәрүләрен сорадылар.
Моннан тыш, суүткәрү торбасына үз белдеге белән тоташучыларны эзлиләр һәм исәпләгечләрне тикшерәләр, чөнки гадәттәгедән шактый артык су тотылганлыгы ачыкланган.

Физиотерапия кабинетына килгәндә, тарловкалыларның андый гозере дә бар иде, Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Азат Гайсин аңлатуынча, аны ачу мөмкин түгел, ник дигәндә, мәйдан җитми, һәм укыган белгеч тә юк. Район башлыгы урынбасары бу сорауны чишүнең вариантларын табарга кушты. 

Киләсе очрашу поселокның үзендә булачак. Анда район җитәкчелеге тарловкалыларга эш барышы турында сөйләп, аларның тәкъдимнәрен тыңлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев