Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ташчылар бригадасы кирәк

Белгәнегезчә, дүртенче мәхәлләдә Нечаев урамында "Ихлас" мәчете төзелә. Әмма төзүчеләр булмау сәбәпле, анда төзү эшләре туктап калды.

"Кышка кергәнче аны түбә астында калдыру мәслихәт булыр иде дә бит, ни кызганыч, объектив сәбәпләр аркасында анда әлегә эшләр туктап тора. Төзелеш алып бару өчен барысы : кирпече дә, техникасы да, хезмәткә түләү өчен акчасы да бар. Бары эшчеләр генә кирәк. Хезмәткә түләү килешенү буенча",- ди шәһәр-район мөхтәсибе Әҗмәл хәзрәт Саматов.

Шушы проблеманы хәл итү максатыннан ул газета редакциясенә килеп ярдәм итүебезне үтенде һәм без үз чиратыбызда сезгә мөрәҗәгать итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

Хөрмәтле алабугалылар, күрше-тирә шәһәрләрдә гомер итүчеләр! Алабугадагы дүртенче микрорайонда төзелә торган "Ихлас" мәчетен салу өчен ташчылар бригадасы кирәк. Барлык мәгълүматны 8-960-078-99-29 телефоны аша ала аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев