Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ташландык йортның язмышы хәл ителә

Алабугада Тугаров урамы, 30нчы йорт адресы буенча урнашкан ташландык бинаның киләчәк язмышы торак бүлеге карамагында.

Тугаров урамындагы 30нчы санлы йорт инде кеше күзенә күренми, чөнки ул өрәңгеләр белән капланып беткән. Төгәлрәк әйткәндә, бу йорт Тугаров һәм Свердлов урамнары почмагында урнашкан. Аны өй дип атавы да кыен — корылманың стеналары гына торып калган. Бина инде күп еллар ташландык хәлдә. Элегрәк ул авария хәлендә дип табылган булган һәм анда яшәүчеләрне башка торакка күчергәннәр, ә йорт сүтелмәгән. Биредә тәрәзә рамнары да, пыяла да күптән юк инде. Эчендәге бүлгеләр ватылган, еллар буе чүп-чар җыела. Ташландык бинада бала-чага уйный, кайчагында берәр нәрсә яндыралар, ә кайвакыт аннан да начаррак — биредә исерткеч эчемлекләр яратучылар җыела, дип сөйли җирле халык. 
2014 елның гыйнварында, Алабугада «Халык инвентаризациясе-2» акциясе старт алган вакытта, шәһәр халкы ярдәме белән 40 хуҗасыз объект, шул исәптән Тугаров урамындагы 30нчы йорт ачыкланды. Бу акциянең икенче этабы булды, беренчесе 2013 елның ноябрь-декабрендә Казанда да, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә старт алды.
Исегезгә төшерәбез, «Халык инвентаризациясе» акциясе бөтен республика буенча узды, хуҗасыз объектлар район авылларында да ачыкланды. Алабугалыларны хуҗасыз биналар һәм ташландык җир участоклары турында хәбәр итәргә чакырдылар, моның өчен Җир-милек палатасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан алты ел элек палата белгечләре безгә хуҗасыз объектны ачыклау — эшнең яртысы гына, дип аңлаткан иде. Әйтик, милекне муниципаль фонд балансына күчерү өчен иң элек техник документацияне рәсмиләштерергә, аннан соң Росреестрга гариза бирергә кирәк. Моңа бер ел вакыт китәргә мөмкин. Бу вакыт эчендә милекче табылмаса гына, милекне муниципаль фондка күчерергә була, өстәвенә, суд аша.
Бүген вәзгыятьнең ничек торуы белән без Җир-милек палатасында кызыксындык.
«Без барлык кирәкле процедураларны уздырдык, милекче табылмады, һәм 2018 елның июлендә Тугаров урамындагы 30нчы санлы йорт шәһәр суды карары белән муниципаль милек дип танылды,» — дип хәбәр итте Җир-мөлкәт палатасының исәп һәм милек белән идарә итү бүлеге башлыгы Айгөл Рәҗәпова.
Йортның киләчәк язмышы торак бүлеге карамагында. Алабуга районы Башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Рөстәм Миңнебаев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә аны торгызу, киләчәктә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләләргә тапшыру мөмкинлеге карала. Экспертиза үткәргәннән соң тиешле карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев