Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татар-башкорт көрәше

28 мартта Алабугада Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә багышланган милли татар-башкорт спорт көрәше буенча IV турнир узды.

Иң көчле батыр исеме өчен Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Әгерҗеәм Тукай районыннан йөзгә якын спортчы көрәште.

Фаил Гыйззәтуллин 2008 елда фаҗигале рәвештә һәлак була. Ул кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнә, соңыннан да зур теләк белән Алабуга малайларына бу спорт төренең серләрен өйрәтә, берничә мәртәбә Сабантуй бәйрәмендә абсолют батыр булып кала.

1995-2000 елгы спортчылар 9 авырлык категориясендә (33 килограммнан 80 килограммга кадәр) көч сынашты. Алабуга данын 25 яшь спортчы яклады. Безнекеләр исәбендә өч беренче һәм ике өченче урын. Җиңүчеләргә медаль һәм акчалата призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев