Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татар телен өйрәнү курсларына 260тан артык алабугалы теркәлгән

КФУның Алабуга институтында татар телен өйрәнү курслары ачылды.

260тан артык алабугалы татар телен өйрәнү буенча бушлай курсларга теркәлгән. Бу хакта КФУ Алабуга институты матбугат хезмәте хәбәр итә
Казан федераль университеты татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча республика Президенты каршындагы комиссия белән берлектә Казанда, Алабугада һәм Яр Чаллыда курслар оештырды.

Курслар өч ай дәвамында 72 сәгать дәвам итәчәк. Дәресләр атнага ике тапкыр кичке вакытта үткәрелә. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, дәресләрдән соң барлык укучылар да тест тапшыра. Курсны уңышлы узган тыңлаучылар, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтеп, КФУ сертификаты алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев