Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Татарча диктант" язабыз

19 октябрьдә 13.00 сәгатьтә бөтен дөнья буенча “Татарча диктант” дип аталган мәгариф чарасы узачак.

Алабугалылар да үзләренең татар телен белүләрен, грамоталылыгын тикшерә алачак. “Татарча диктант” акциясе түбәндәге мәйданчыкларда уза: КФУның Алабуга институты, Үзәк китапханә, 2нче мәктәп.

“Татарча диктант” акциясе ирекле һәм бушлай үткәрелә. Ул татар әдәби телен куллану һәм татарча дөрес язуга игътибарны арттыру, татар теле орфографиясе һәм пунктуациясе кагыйдәләрен искә төшерү, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев