Татарстан аграрийларына минераль ашлама алуга акча биреләчәк
Средстволар 2021 елгы уңыш өчен кирәкле ашлама сатып алуга юнәлдерелә.
Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров рәислегендә район авыл хуҗалыклары җитәчеләре белән киңәшмә узды.
Бүгенге көндә кыр эшләренең күпчелеге тәмамланган. Кукуруз һәм көнбагышны урып-җыюны тизләтергә кирәк.
«Шулай ук Президент тарафыннан минераль ашламалар кертү өчен өстәмә 1 млрд сум бүлеп бирү турында үтенеч расланды», — дип хәбәр итте министр.
Киңәшмәнең икенче өлеше хуҗасыз объектларны рәсмиләштерүгә багышланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев