Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан аптекаларында даруга кытлык — халыкның барысын рәттән алып барудан

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә өнди.

Татарстан даруханәләрендә медикаментларга кытлык күзәтелә. Моның сәбәбе — кешеләрнең бар препаратларны рәттән сатып алудан. Бу хакта үз фикере белән «Таттехмедфарм» идарәсенең аптека склады буенча генераль директор урынбасары Илшат Минһаҗетдинов уртаклашты. 
Даруханәләрдә вируска каршы препаратлар җитешми. Татарстанлылар, шәхсән үзләренә туры килү-килмәүне дә уйламыйча, үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнә һәм даруларны актив рәвештә сатып алып бетереп бара. 
Илшат Минһаҗетдинов әйтүенчә, авыруның беренче билгеләре күренүгә үк, медикларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзеңне үзең дәвалау теләсә нинди авыру булган очракта да куркыныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Ә Covid-19 авыруы булганда куркыныч икеләтә арта. 
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы авыруның беренче билгеләре күренүгә поликлиникага мөрәҗәгать итәргә яки табибны өйгә чакырырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев