Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу буенча Россиядә алдынгы урынны алып тора

Республика уңышларын Россия авыл хуҗалыгы министрлыгында билгеләп үттеләр. 

Татарстан бу елда Россия төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу, ташламалы кредит бирү һәм техника лизингы буенча алдынгы урында тора. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы минситрлыгы киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. 
Бу ел башыннан Татарстанда 2350 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы саты алынган. Сатып алынган тракторларның яртысында — 250 ат көче. 
«Ташламалы лизинг продуктлары һәм республиканың техника үзкыйммәтенең 40 процентын субсидияләүче техниканы яңарту программасы, беренчел һәм агымдагы лизинг түләүләре авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуга сизелерлек стимул бирде», — дип ассызыкладылар министрлыкта. 
Авыл хуҗалыгы техникасын яңарту ярдәмендә Татарстанда биш ел эчендә 100 гектар чәчүлекләрнең энергия белән тәэмин ителешен 154тән 172 ат көченә кадәр арттыруга ирешелде (шул исәптән быел 8 ат көченә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев