Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан балалар йортларында тәрбияләнүчеләр онлайн фестивальдә катнаша

Фестивальдетства.рф. сайтына кереп, катнашучыларның чыгышын карарга һәм күңелгә хуш килгән эшләрне бәяләргә мөмкин. 

Быел республика данын Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама һәм Казанның Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүче 17 бала яклый. 
Илдәге катлаулы санитар-эпидимиологик вәзгыятьне исәпкә алып, балалар йортларына ярдәм йөзеннән оештырылучы «Балачакны кайтару» фестивале быел беренче мәртәбә дистанцион форматта узачак. 
Әлеге чарада Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама һәм Казанның Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүче 17 бала катнаша. 
Быел әлеге проектта Идел буе федераль округы регионнарыннан барлыгы 12-18 яшьлек 260 ятим бала катнашыр дип көтелә. 
Фестиваль балалар йортында тәрбияләнүче һәм караучысыз калган балаларга социаль адаптациядә ярдәм итүне, һөнәр сайлау, мәдәният һәм спорт чаралары оештыруны, һәр катнашучының мөмкинлекләрен ачыклау һәм үстерүне максат итеп куя. 
Үз эченә интеллектуаль уен, күргәзмә һәм гала-концертны керткән бу чара 24-25 октябрьдә узачак. 
Фестивальдетства.рф. сайтына кереп, катнашучыларның чыгышын карарга һәм күңелгә хуш килгән эшләрне бәяләргә мөмкин. 
«Оештыручылар тарафыннан сайтка кергән тамашачылар өчен Башкортостан республикасы буенча виртуаль тур, милли башкорт ризыгын әзерләү буенча мастер-класс һәм танылган музыкантның ZAINETDIN дип аталган этно-шоу бию флешмобы әзерләнгән», — дип белдерәләр РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкил матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев